Алабугада капиталь ремонт программасы буенча 23 күп фатирлы йорт төзекләндерелде
Алабугада капиталь ремонт программасы буенча 23 күп фатирлы йорт төзекләндерелде. Шәһәр хуҗалыгы буенча йомгак киңәшмәдә Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин шундый мәгълүмат җиткерде.
Ул йортларның фасадын, түбәсен яңартуда, инженер челтәрләрен һәм лифтларны алыштыруда башкарылган зур эш турында сөйләде. Былтыргы кебек үк, күп фатирлы йортларның тышын җылыту да дәвам итте. Андый эшне 9 объектта башкардылар, шуның аркасында җылылык өчен түләүгә 2,6 миллион сум акчаны янга калдырырга мөмкин булды. 2023 елда 21 йорт тулысынча төзекләндереләчәк. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.
2022 елда 54 ишегалды яңартылды. Йорт ишегалларында барлыгы 64,4 мең квадрат метр юл алыштырылды, 157 ут баганасы һәм 630 кече архитектура формалары урнаштырылды. 2023 елга «Безнең ишегалды» программасына 43 ишегалды керде.
Таҗи Гыйззәт урамының күренеше дә яхшы якка үзгәрде. Тротуарлар салынды, төзекләндерелде, 26 яңа ут баганасы куелды, яшелләндерү эшләре барды. Бу максатка җирле бюджеттан һәм «Алабуга» зонасы чараларыннан 26 миллион сумнан артык акча тотылды. Тынычлык прпоспектының бер өлешен дә төзекләндерделәр. Анда яңа тротуар ясалды, газоннарны тәртипкә китерделәр. Киләсе елда урамның калган өлеше — Мәдәният сараена хәтле урын яңарачак.
Шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләр өчен Университет паркын төзекләндерү зур вакыйга булды. Анда сукмакларга асфальт җәеп, кече архитектура элементларын урнаштырдылар, яктырттылар, универсаль спорт мәйданчыгы төзеп куйдылар.
«Татнефть» җәмгыяте грантлары буенча Болгар урамында һәм Алабуга шәһәрлеге тау итәгендәге чишмә төзекләндереләчәк.
Шәһәр йөзен үзгәртү һәм биредә яшәүчеләр өчен уңайлыклар булдыру буенча да планнар зур. Өлешчә алганда, Шишкин буаларын үзгәртеп корачаклар, 3нче мәктәп территориясе аркылы уза торган элмә җылыту челтәрен җир астына урнаштырачаклар, йөз меңнән артык чәчәк утыртачаклар.