Бер тәүлек эчендә Татарстанда 15 кешене ковид белән хастаханәгә салганнар
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән авыруның 58 яңа очрагы ачыкланган, 15 кешене хастаханә шартларында дәвалау кирәк булган. Пандемия башланганнан бирле республикада ковидның 193 мең 456 очрагы ачыкланган. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.
Бер тәүлек эчендә Татарстанда 59 авыручы савыккан, пандемия башланганнан бирле – 190 меңнән артык кеше.
Гомумән алганда, Россия буенча 3 мең 884 авыру очрагы ачыкланган, 379 кешене хастаханәгә салганнар, 4 мең 489 кеше сәламәтләнгән.