Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

РСФСР Югары шурасының соңгы рәисе Руслан Хасбулатов вафат

0
РСФСР Югары шурасының соңгы рәисе Руслан Хасбулатов вафат

РСФСР Югары шурасының соңгы рәисе Руслан Хасбулатов Мәскәү янындагы өендә вафат булды. Бу хакта сәясәтченең туганнарына сылтанып "Коммерсант" яза. Аңа 80 яшь булган.

Хасбулатов 1942 елда Грозный шәһәрендә туган. Ике елдан соң аны гаиләсе белән бергә чеченнар һәм ингушлар депортациясе кысаларында Казакъстанга күчергәннәр. 1962 елда ул Мәскәүгә күченгән, анда Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.

1990 елда ул РСФСР халык депутаты булып сайланган. 1991 елның октябреннән ул РСФСР Югары шурасының 11нче һәм соңгы рәисе булган. Ул 1991 елның август фетнәсенә каршы чыккан, аны "дәүләт түнтәрелеше" дип атаган.

1994 елдан Хасбулатов Плеханов университетында дөнья икътисады кафедрасын җитәкләгән.

Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Хасбулатов ГКЧПны "коммунистлар партиясе түгел, ә КГБ оештырды" дип белдерде, төп оештыручы дип ул Крючковны атады.

Шулай ук әңгәмәдә Хасбулатов Михаил Горбачевның яңа берлек килешүендә Советлар берлегенең җимерелүенә китергән маддәләр барлыгын искә төшерә. Хасбулатов бу килешү кәгазендә автоном республикаларга союздаш республикалар белән бертигез хокук бирелә диюенә, ягъни Татарстанның ул чактагы рәсми позициясенә кискен каршы чыкканын әйтә.

Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Ангеліна Калініна поступилася восьмій ракетці світу Саккарі на турнірі WTA 1000 у Римі: результат






Команда «Исток Роботикс» из Подмосковья поучаствует в «Битве роботов — 2024»

Индекс МосБиржи не выглядит перекупленным

Министр спорта Дегтярёв поблагодарил Путина за доверие после своего назначения

Госпитализировали, но спасти не смогли: Умер журналист Максим Кононенко