Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Владимир Путин Айрат Гатиятовка өченче класслы дәүләт киңәшчесе исемен бирде

0

Россия Президенты Владимир Путин Россия фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятовка өченче класслы гамәлдәге дәүләт киңәшчесе исемен бирде. Бу хактагы карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

«Башкарма хакимиятнең федераль органнарында хезмәт итүче федераль дәүләт гражданлык хезмәткәрләренә Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәтенең класслы дәрәҗәсен тапшырырга. Россия фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятовка өченче класслы Россия гамәлдәге дәүләт киңәшчесе исемен бирергә», диелә документта.

Искәртик, Айрат Гатиятов Татарстанда туып-үскән. 2012-2015 елларда ул ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының ярдәмчесе булып эшләгән, аннары 2019 елга кадәр шул ук министрлыкның Дәүләт, максатчан һәм тармак программаларын формалаштыру идарәсе башлыгы, ә аннары министр урынбасары булган. 2019-2020 елларда Гатиятов РФ Фән һәм югары белем министрлыгының Милек комплексын үстерү һәм бюджет инвестицияләре департаменты директоры булып эшләгән.

Айрат Гатиятовның РФ фән һәм югары белем министры урынбасары вазифасына керешүе турында 2021 елның июнендә билгеле булды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

В России назвали подвигом победу Рублева на "Мастерсе" из-за болезни






В Казани завершил работу военно-спортивный сбор «Наследники Победы»

Историческая реконструкция боев прошла в Дмитровском округе

Жителям Ступина показали военную технику в День Победы

Домодедовские спортсменки завоевали золото и серебро Чемпионата Европы по боксу