Төнлә Түбән Камада чыккан янгында фатир хуҗасы зыян күргән
Кичә төнге унберләр тирәсендә 101 янгын сагы номерына Түбән Каманың Тын аллея урамындагы торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Йортның дүртенче катындагы бер фатирның залында диванга ут капкан.
Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны бик тиз сүндергән, аның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән. Нәтиҗәдә, янгында фатир хуҗасы зыян күргән, аны җирле хастаханәгә озатканнар. Йорттагы башка кешеләрне эвакуацияләмәгәннәр.
Хәзерге вакытта янгынның сәбәбен ачыклыйлар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.