Татарстанда тагын 57 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 57 яңа очрагы ачыкланган. Бер көн элек 56 очрак теркәлгән иде.
Соңгы мәгълүматлар буенча, 13 кеше хастаханәгә озатылган, 84 пациент терелгән.
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 193 569 очрагы ачыкланган.