Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Татарстан мәктәпләрендә меңнән артык яшь белгеч эшли башлаган

0
Татарстан мәктәпләрендә меңнән артык яшь белгеч эшли башлаган

Татарстан мәктәпләрендә 2022-2023 уку елында меңнән артык яшь белгеч эшли башлады, шуларның 400дән артыгы – Казанның мәгариф оешмаларында, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Кадрларга төп ихтыяҗ математика, рус теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныфлар, физика, чит тел укытучылары арасында күзәтелә. Казанда һәм Чаллыда педагоглар җитмәү проблемасы аеруча кискен сизелә. Тулаем алганда, ихтыяҗ югары уку йортларын һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар хисабына канәгатьләндерелә», – дип сөйләделәр министрлыкта.

Мәктәпләргә шулай ук ел саен югары уку йортлары студентлары эшкә килә, алар педагогик юнәлешләр буенча белем ала һәм кимендә өч ел эчендә арадаш аттестацияне уңышлы узган. Республика мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында 2022-2023 уку елында 445 студент хезмәт куя.

Моннан тыш, уку елы башында булган вакансияләр гамәлдәге укытучылар арасында йөкләнешне бүлү, педагогларның ике эшне бергә алып баруы, пенсия яшендәге хезмәткәрләрне җәлеп итү хисабына ябыла.

Гомумән Татарстан мәгариф системасында 65 меңнән артык педагогика хезмәткәре эшли, алар арасында укытучылар 32 меңнән күбрәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000






Температура в Москве вернется к норме 15 мая

Монсон заявил, что его спортивная карьера практически завершена

Собянин поздравил Мишустина с назначением на пост председателя правительства РФ

Тарасов увез Костенко и детей из дома, который строил для Бузовой