Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Татарстанның Спас районында Изге Авраамий чиркәвендә Раштуа бәйрәме билгеләп үтелде

0

Татарстанның Спас районында православие динендәгеләр иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Раштуа бәйрәмен каршы алды.

Традиция буенча, Спас районының барлык чиркәүләрендә төнге бәйрәм гыйбадәтләре узды. Мисал өчен, Изге Авраамий чиркәвендә төнге гыйбадәткә бик күп кеше җыелды. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Тантаналы гыйбадәтне протоиерей Алексий Әхмәтҗанов алып барды. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм шатлык, иминлек, бәхет һәм иман нуры теләде.

«Бу төндә кешеләрнең гыйбадәт кылу өчен бергә җыелулары аеруча сөендерә», – диде Алексий атакай.

Гыйбадәт кичен башлануга карамастан, күпләр үзләре белән балаларын да алып килгәннәр иде. «Бу көнне чиркәүгә килү аеруча зур әһәмияткә ия. Менә күрәсезме, хәтта кечкенә улыбыз да йокламый. Нәни чактан ук безнең белән чиркәүгә йөри. Традиция», – дип сөйли чиркәүгә килүчеләрнең берсе Александр.

Традиция буенча, чиркәү чыршы ботаклары белән бизәлгән иде. Бәйрәм гыйбадәтеннән соң барысы да чиркәү ашханәсендә корылган мул табын янында бәйрәмне дәвам итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






Мария Захарова: деятельность комиссара ООН по правам человека необъективна

Собянин принял решение увеличить фонд грантов одаренным учащимся школ искусств

10 РЕДКИХ животных из Красной книги, которых можно встретить в Москве

Евгений Семёнов: «Россия опрокинула все попытки лишить её суверенитета»