Аксубай укучылары музейда декоратив сәнгатькә өйрәнә
Аксубайда Туган якны өйрәнү музеенда «Кыш бабайның Яңа ел остаханәсе» эшли. Быелгы каникул көннәре Аксубай укучылары өчен аеруча кызыклы, чөнки туган якны өйрәнү музеенда булып, үткәннәргә күз салып, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнергә була.
Балалар крестьян көнкүреше белән танышар, осталык дәресләрендә катнаша. Музей хезмәткәре җитәкчелегендә балалар гипстан ясалган Яңа ел уенчыкларына бик теләп рәсемнәр төшерә. Бик матур һәм кызыклы уенчыклар килеп чыга. Бу турыда «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Укучылар өчен бу эшчәнлек пөхтәлеккә өйрәтүе белән дә файдалы була. Шулай ук балалар музейда оештырылган викториналарда бик теләп катнаша. Бу бай эчтәлекле каникул көннәре алар күңелендә озак истә калачак.