2023 елда поезд пассажирлары өчен тарифларны 8,1 процентка индексацияләделәр
Үзгәрешләр барлык категорияләрдәге, шул исәптән купе, СВ һәм Люкс классындагы вагоннарга да кагылды. Аларда Монополиягә каршы федераль хезмәт тарифларын индексацияләү дәрәҗәсе нигезендәге яңа тарифлар билгеләнгән. Бу хакта «Российская газета» яза.
Күрсәтелгән категория вагоннарының 95 процентында динамик бәя билгеләү системасы кулланыла, бу очракта билетларның хакы сезон, атнадагы көн, ихтыяҗ һәм сатылган урыннар саныннан чыгып формалаша, дип искәрттеләр Россия тимер юллары холдингында.
Компаниядә билгеләп үтүләренчә, индексация күләме Россия Икътисади үсеш министрлыгы фаразында күрсәтелгән социаль-икътисади үсеш параметрларыннан артмый.
Билетлар индексацияләнгән тарифлар буенча 2022 елның 5 декабреннән сатыла башлады.