Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Татарстан прокурорының элеккеге урынбасары Виталий Клюкин вафат

0

7 гыйнварда 75 яшендә прокуратура ветераны Виталий Клюкин вафат булган. Виталий Николаевич прокуратура органнарында 29 елдан артык хезмәт итә. Ул хезмәт эшчәнлеген стажер буларак башлый, аннары ТАССРның Биектау районы прокуроры ярдәмчесе була, шуннан соң -судларда прокуратураның җинаять эшләрен тикшерүгә күзәтчелек итү бүлеге прокуроры, аннары Казанның Совет районы прокуроры урынбасары булып эшли.

1990 елның июненнән 1999 елның апреленә кадәр Виталий Николаевич Казанның Ленин һәм Яңа Савин районнары прокуратурасын җитәкли. Шуннан соң аны республика прокуратурасының бүлек башлыгы, аннары Татарстан прокуроры урынбасары итеп билгелиләр.

2002 елдан алып 2007 елда отставкага чыкканчы Татарстанның махсус режимлы объектларында законнарның үтәлешенә күзәтчелек итү буенча Казан прокуратурасын җитәкли.

Күпьеллык һәм тырыш хезмәте өчен Виталий Клюкин ведомство һәм республика бүләкләренә лаек була, ул РФ прокуратурасының Мактаулы хезмәткәре иде.

ТР прокуратурасы җитәкчелеге һәм коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 9 гыйнварда 12.00 сәгатьтә Мамадыш трактындагы «Курган» җирләү комплексы территориясендә узачак. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000






Медиашкола "Брусника": погружение в мир этнической журналистики и развитие навыков СММ для молодёжи

Красноярский врач спасла женщину с приступом аллергии во время полета

Движение на Люблинско-Дмитровской ветке метро вводят в график после сбоя

«Я боялся, что из-за дрожи в руках уроню кольцо»: пара из Оренбурга поженилась на Первом Всероссийском свадебном фестивале