Казанда көчле салкыннар аркасында шугалаклар ябыла
9 гыйнварда Казанның «Черек күл» паркындагы, шулай ук ТР төзелеш тармагы оешуның 100 еллыгы скверындагы шугалаклар эшләмәячәк. Бу һава шартлары белән бәйле, дип ачыклык керттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәтендә.
«Моны аңлап кабул итәрсез дип өметләнәбез», – дип искәрттеләр дирекциядә.