Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Казанда өч бала ис газы белән агуланган, прокуратура тикшерү эше башлаган

0

Татарстанда соңгы тәүлектә ис газы белән агулануның ике очрагы теркәлгән. Аларның берсе кичә иртән Мөслим районы үзәгендә, Мусин урамындагы бер йортта булган: биредә 54 яшьлек хатын-кыз ис газы белән агуланган. Аны җирле хастаханәгә озатканнар. Әлеге хәл төтен юлының бер башы бозлану сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана.

Икенче очрак бүген төн уртасында Казанда булган: Повстанческая урамындагы торак йортта 81 яшьлек әби һәм өч бала (11 һәм 8 яшьлек ике малай, 5 яшьлек кыз) ис газы белән агуланган.

Сабыйларны Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар, олы яшьтәге хатын-кыз сырхауханәгә барудан баш тарткан. Якынча версия буенча, әби һәм балалар вентиляция системасы төзек булмау сәбәпле агуланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Киров районы прокуратурасы өч бала газ белән агуланганнан соң тикшерү эше башлады. Якынча мәгълүматлар буенча, балалар бу йортта кунакта булган, кайсыдыр мизгелдә аларның бик нык башлары авырта башлаган һәм сабыйларны хастаханәгә озатканнар.

Табиблар караганнан соң аларны өйләренә кайтарып җибәргәннәр. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, прокуратура белгечләр белән бергә әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклаячак, шулай ук өй эчендә газ җиһазын файдаланган вакытта иминлекне тәэмин итү турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Даниил Медведев одолел 121-ю ракетку мира Меджедовича и вышел в 1/8 финала Рима






Горокруг Пушкинский откроет 13 детских лагерей к лету

Посол Антонов: запрет на импорт российского урана ударит по самим США

Белый дом запретил импорт российского урана

Число получающих поддержку МСП и самозанятых упало на треть