Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Хезмәт министры коммуналь хезмәт өчен түләүгә субсидия бирү тәртибе турында аңлатты

0

Гыйнвар аенда Татарстан халкы декабрьдәге торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа, индексацияләнгән тарифлар белән түләү кәгазьләре алды. Түләүне киметү өчен татарстанлылар ташламалардан файдалана ала. Аларның кемнәр өчен каралуы турында ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

«Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чараларының тулы бер комплексы тәкъдим ителә. Бездә льготникларның федераль категорияләре бар. Болар – Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләр. Аларның барысы да торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламага ия», – диде ул.

Региональ ташламаларга хокукы булучыларга хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән, репрессияләнгән гражданнар һәм күп балалы гаиләләр керә. Бирелә торган ташламаларның күләме аны алучылар категориясенә бәйле һәм ул 30-50 процентны тәшкил итә.

«РФ Торак кодексының 159 маддәсе нигезендә әгәр өйдәге барлык кешеләрнең гомуми кеременнән торак-коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнары мөмкин булган максималь күләмнән артып китсә, ә Татарстанда ул 21 процент, гаилә аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидия алырга хокуклы», – дип аңлатты Зарипова.

Субсидияне өйдән чыкмыйча гына Татарстан Дәүләт хезмәтләре сайтында рәсмиләштерергә мөмкин. Безнең төбәктә ташламаларны электрон формада социаль ярдәм алучыларның гомуми саныннан 90 проценты рәсмиләштергән. Кешеләр шулай ук социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итә ала. Кеше үзе белән паспортын алырга тиеш һәм аның банкта счеты булу шарт, калган мәгълүматларны социаль яклау белгечләре башка дәүләт оешмалары белән җайга салынган электрон бәйләнешләр ярдәмендә автомат рәвештә алачак.

«Игътибарны шуңа юнәлтәсем килә, федераль һәм республика ташламаларына ия булучыларның барысы да гыйнвар аенда аны югары күләмдә алачак. Субсидия күләме һәр гаилә өчен төрле. Ул фатир мәйданына, гаилә әгъзалары санына һәм коммуналь хезмәтләрдән файдалану күләменә бәйле», – диде Зарипова.

Төбәктә субсидияләрнең уртача күләме 900 сумнан алып 1,2 мең сумга кадәр тәшкил итә. Бүген республикада 270 меңгә якын кеше федераль ташламалардан файдалана, ә төбәк ярдәм чараларын алучылар тагын 370 мең кеше. Алар барысы да торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия алырга хокуклы. Татарстанда яшәүче гаиләләр аз тәэмин ителеш буенча ташлама сорап теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә алалар.

Исегезгә төшерәбез, бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләрнең дөреслеген тикшерергә, шулай ук тиешле барлык ташламаларны куллануны вакытында тәэмин итәргә кушты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






Экс-игрок Деменко предрек "Краснодару" проблемы с составом

Автомотопробег по местам боевой славы прошел в Дмитрове

Жители Люберец станцевали Майский вальс в канун Дня Победы

Уехавший в Минск судья отверг обвинения в предательстве Польши