Самарада татар балаларының Яңа ел бәйрәмендә татар оешмасы җитәкчесе шигырь сөйләгән
Самараның «Дуслык» татар иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм «Туган тел» өлкә татар җәмгыяте Крутые Ключи бистәсенең 7 санлы мәктәбендәге татар төркемендә Яңа ел бәйрәме оештырган. Татар оешмалары җитәкчеләре бу бәйрәмдә татар гаиләләре белән очрашкан.
«Дуслык» оешмасы вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов Крутые Ключи татарларының бердәмлегенә соклану белдергән һәм балаларга татарча шигырь сөйләп күрсәткән. «Бердәмлек» газетасына сылтама белән «Самара татарлары» сайты шул турыда яза.
«Чыршы-чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак,
Бизәлгәнсең бу юлы, – дип башлады сүзен «Дуслык» оешмасы вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов. – Кадерле дуслар, ата-аналар. Сезнең дә, безнең дә тырышлыгыбыз юкка түгелдер, чөнки без туган телебезне саклап калу юлында. Бу – өлкәбезнең татар иҗтимагый оешмалары алдында торган иң мөһим мәсьәлә. Балаларыгызны бирегә китергән өчен ихлас күңелемнән рәхмәтләремне белдерәм. Чөнки ана телен, тарихын, ата-бабаларын белү һәр кеше өчен дә мөһим», – дип сөйләгән җитәкче.
«Туган тел» җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанова төркемгә балаларын йөртүче ата-аналарның татар милләтен саклап калу эшендә роле бик зур булуын әйткән. «Алар балаларын татар итеп тәрбияләргә теләк белдергәннәр икән, димәк, мәктәп тә, иҗтимагый оешмалар да, Татарстан да дәреслекләр, уку әсбаплары белән ярдәм итә, шәһәр мәгариф бүлеге татар төркеме эшчәнлеген хуплый. Хәзер барысы да ата-аналардан тора – активлык, бердәмлек күрсәтеп, дәресләрне калдырмыйча балаларны йөртсәгез, өйдә дә татарча сөйләшсәгез, иҗтимагый эшләрдә дә катнашсагыз, һичшиксез, уңышларга ирешербез», – дип мөрәҗәгать иткән Рамазанова.
Татар төркеме өчен Яңа ел бәйрәме өченче тапкыр оештырылган.