Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Пенза өлкәсендә Закир Кормаев истәлегенә шахмат турниры узды

0

Пенза өлкәсенең Исса районында районның Мактаулы гражданины Закир Кормаев истәлегенә шахмат буенча ачык турнир уздыру традициясе дәвам итә.

2023 елның 5 гыйнварында уникенче тапкыр рәттән «Исса районының Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» базасында ярышлар узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә.

Чараның тантаналы ачылышында Закир Кормаевның туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, шулай ук оештыручылар, иганәчеләр, ярышларда катнашучылар һәм тамашачылар бар иде.

Алар алдында Закир Кормаев турындагы истәлекләре белән уртаклашып һәм командаларга уңышлар теләп Исса районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары Николай Хрипунов, Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров, Закир Кормаевның тормыш иптәше чыгыш ясады.

Турнирда Саранск командасы җиңү яулады, икенче урынны Рузаевка шәһәренең «Юнитерчылар» командасы, өченче урынны Мокшан эшчеләр бистәсе командасы алды. Балаларга кыйммәтле бүләкләр – кубоклар, грамоталар, медальләр тапшырылды. Шахмат турнирында барлыгы 10 команда катнашты, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Остапенко во втором круге турнира WTA 1000






Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге: «Материнский капитал – эффективная мера поддержки семей с детьми»

StarHit: Рэпер Vacio, «прославившийся» после вечеринки Ивлеевой, сбежал из РФ

Элиста намерена сотрудничать с городом Луань Китайской Народной Республики

Подмосковье победило на всероссийском турнире по регби