Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Казанда “Россиядә ислам тарихы” китабы тәкъдим ителәчәк

0

12 гыйнварда Россия ислам институтында уникаль басма – «Россиядә ислам тарихы» китабы тәкъдим ителәчәк. Очрашу 11.00 сәгатьтә башлана. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Китап Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгы белән дөнья күрде.

Чарада РИИ һәм КИУ ректоры, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, КИУның дини фәннәр кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты Сәид хәзрәт Шәһабиев катнаша.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, «Россиядә ислам тарихы» – беренче коллектив монография. Анда югары фәнни дәрәҗәдә Россия мөселман халыкларының ислам цивилизациясен үстерүгә керткән өлешен илебездә ислам үсешенең барлык этапларын системалы рәвештә бәян итү аша төрле яклап анализлау омтылышы тормышка ашырыла.

Китапта мөселман берләшмәләренең барлыкка килүе һәм эшчәнлеге, Россия мөселман өммәтенең рухи яңарыш барышын һәм интеллектуаль үсешен анализлау юлы белән хәзерге шартларда ислам дине күтәрелешенең төп тенденцияләре яктыртыла.

Әлеге басма Россия ислам институтында рус, инглиз һәм гарәп телләрендә әзерләнгән. Аны язу барышында күпләгән чыганак һәм әдәбият файдаланылган, ислам тарихы өлкәсендә әйдәп баручы Россия белгечләре җәлеп ителгән, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Калинская

Калинская проиграла Свитолиной и не смогла выйти в 1/8 финала турнира в Риме






Baza: Поезд сошел с рельсов в Волгоградской области из-за атаки дрона

Глава департамента информполитики Томской области покидает пост

Мужчина перепрыгивает лужу у торговых рядов, 2000 год, Москва

Число получающих поддержку МСП и самозанятых упало на треть