Ринат Абдуллин Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары вазифасыннан китте
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Ренат Абдуллинны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазифасыннан азат итте.
Ведомство башлыгы урынбасары вазифасыннан үз инициативасы белән китте, диелә ТР Министрлар Кабинеты карарында.
«2023 елның 10 гыйнварында Абдуллин Ринат Әзһәр улын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазифасыннан азат итәргә», — диелә документта.
Хезмәткәр биләгән хезмәт урыныннан РФ Хезмәт кодексының 77 маддәсенең беренче өлешендәге 3 пункты нигезендә азат ителгән.