Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Башкорт драма театрында Кәрим Хәкимов турындагы «Кызыл паша» спектакле яңадан куела

0

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры «Кызыл паша» спектакленең премьерасын 3 февральдә күрсәтәчәк.

Легендар совет дипломаты турындагы спектакльне яңадан торгызу тәкъдиме белән республика башлыгы Радий Хәбиров чыккан. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Моңа кадәр спектакльне  күренекле башкорт драматургы Нәҗип Әсәнбаев пьесасы буенча 1982 елда режиссер Лек Вәлиев куйган. Спектакльнең Үзәк телевидениедә күрсәтелгән телевизион версиясе бар. Яңа сәхнәләштерүнең авторы – Динара Каюмова.

«Хәкимовның шәхесе, миңа калса, ахыргача өйрәнелмәгән, ул СССРда гына түгел, бөтен дөнья өчен шулкадәр масштаблы шәхес булган, бу аңлашыла. Спектакльнең нигезе итеп узган гасырда куелган Нәҗиб Әсәнбаев пьесасын алдык. Ләкин ул вариантта геройның балачагы турында текст юк иде. Җәй көне Дүсән авылы музеенда булганнан соң, без аның гомеренең бу өлешен өстәргә булдык. Спектакльне эшләү һәркемгә җиңел бирелде, чөнки Кәрим Хәкимовның тормыш һәм хезмәт тарихы бүген бик заманча һәм актуаль», –  диде спектакльнең режиссеры Айрат Абушахманов.

Спектакльнең рәссам–куючысы – Альберт Нестеров, композиторы –  Рәмис Хәкимов, пластика өлеше – Алинә Мостаева, видеографы – Руслан Юлтаев. Элекке версиясендә Кәрим Хәкимовның образы Әхтәм Абушахманов башкаруында һәркемнең хәтеренә уелып калса, быелгы спектакльдә төп рольне яшь талантлы актер Азат Вәлитов уйный.

  • Кәрим Хәкимов – Совет дипломаты, Совет Россиясенең гарәп илләрендәге беренче Тулы вәкаләтле вәкиле, ул яшь Совет Республикасы һәм гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш кертә. 1925 елда Хәкимов кече хаҗ – гомрә кыла, бу аның Кәрим бәй дип эндәшкән гарәп зыялылары алдында хөрмәтен арттыра. «Кызыл паша»га карата репрессияләр һәм 1938 елдагы үлем җәзасы Согуд Гарәбстаны Корольлегенең бүгенге көнгә кадәр идарә итүче династия вәкилләрендә тирән тәэсир калдыра. Бу ил белән СССР арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр өзелә.
  • «Кызыл паша» спектакле былтыр Кәрим Хәкимовның 130 еллыгына (1892-1938) яңадан торгызыла. Бишбүләк районында – тарихи шәхеснең кече ватанында спектакль ике тапкыр күрсәтелгән.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Казахстан узнал еще одну печальную новость после сюрприза Рыбакиной






В деле таджика, утопившего автобус в Мойке, появились новые детали. Пострадавшие дали первые показания

Опытный и самостоятельный: в ОЭЗ «Технополис Москва» составили портрет инженера

Всероссийский фестиваль прогремит в Петрозаводске

Три автомобиля столкнулись в центре Белгорода, пострадали восемь человек