Татарстанда мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләделәр
Татарстанда якыннары хәрби хезмәткә чакырылганнарның гаиләләренә - запастан чакырылганнарның балалары, ата-аналары һәм хатыннарына һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Бу хакта бүген ТР Хезмәт министрлыгы коллегиясенең Казанда узган йомгаклау утырышында ведомство башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтелергә тиешлеген билгеләп үтте. Министрлык муниципалитетлар белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча көндәлек зур эш алып бара. Социаль ярдәм чаралары, балаларга түләүләр каралган, гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру һәм яңа һөнәрләргә укыту, һәлак булганнарның гаиләләрен социаль яктан тәэмин итү, өлкән туганнарына өйдә хезмәт күрсәтү оештырылган», — дип хәбәр итте министр.
Зарипова урыннарда һәр гаиләгә ярдәмче беркетелгән, дип өстәде. 2023 елда Татарстан Хезмәт министрлыгы һәм ведомстволары алдында, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларны һөнәри яктан яңадан әзерләү, эшкә урнаштыру, реабилитацияләү һәм психологик ярдәм күрсәтүне оештыру бурычы тора.