Рөстәм Миңнеханов Алабугада пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә бәя бирде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында булды. Анда ул «Альбатрос» ҖЧҖ пилотсыз очу аппаратлары җитештерүгә бәя бирде. Киләчәктә биредә елына мең берәмлеккә кадәр пилотсыз очучы аппарат җитештерү планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Билгеле булганча, пилотсыз очкычлар урман янгыннарын мониторинглау, аэрофотосъемка, продукцияләр китерү, авыл хуҗалыгы, саклау һәм күзәтү, инфраструктура инспекциясе, күңел ачу һәм фән өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү тармакларында кулланыла ала.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов поддоннар җитештерү – автоматлаштыруда гамәли белем бирү үзәген карады. Биредә «Алабуга – Политех» мәгариф үзәге студентларын заманча җитүештерүне оештырырга өйрәтү планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов җитештерү линиясе белән танышты һәм студентлар белән аралашты.