Казанлылар коммуналь хезмәтләр өчен артык түләүләргә шикаять белдерә ала
Казанлылар декабрь ае өчен торак-коммуналь хезмәтләргә арттырылган тарифлар белән түләү квитанцияләрен алды. Алар уртача 9 процентка индексацияләнде. Әмма әгәр шәһәр халкы исәпләүләрне дөрес түгел һәм артык арттырылган дип саный икән, алар шикаять белдерә ала, дип искәртә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Әгәр тарифлар 9 проценттан күбрәккә арткан икән, Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ведомство тикшерү үткәрәчәк. Шулай ук халыкның сорауларына Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты белгечләре түбәндәге кайнар линия телефоны буенча җавап бирә алалар: +7(843)236-36-36.
Счет-фактуралар буенча сорауларны ТКХ комитетыны да шалтыратып бирергә мөмкин: +7(843)590-04-26. Бу очракта адресны атарга һәм счет-фактураның эчтәлеген, шул исәптән фатир эчендәге счетчик күрсәткечләрен аныкларга кирәк булачак.
Хезмәтләрнең сыйфатына карата шикаятьләрне «Ачык Казан» сайтында калдырырга яки +7(843)236-41-23 телефоны буенча җиткерергә мөмкин.
Элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТКХ өчен түләүләрнең дөреслеген ачыкларга һәм барлык шикаятьләрне һәм мөрәҗәгатьләрне тикшерергә кушкан иде.