Александр Терентьев: Рәхимов Россиядә федерализм үсеше терәкләренең берсе иде
Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов заманча Россия формалашу этабында федерализм үсеше терәкләренең берсе иде. Татарстаннан сенатор Александр Терентьев «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.
«Зур Россия формалашуның тарихы юлында аның өлеше гаять зур булды. Ул – илебез тарихында тирән эз калдырган шәхес», – дип искәртте Терентьев.
Ул Башкортстанның һәрвакытта да Татарстан өчен тугандаш республика булуын билгеләп үтте. Төбәкләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең бай тарихы бар. Советлардан соңгы чорда ике күрше республика үз җитәкчеләре ярдәмендә заманча Россия федерализмын формалаштыруда зур роль башкарды.
«Безнең республикалар, күпмедер дәрәҗәдә ярышлыкта үсүгә карамастан, зур Россиянең үсешенә һәрвакытта да тигез карады, әлеге процессның автордашлары булды. Бу турыда шәхесләргә бәйләп аңлатсак, әлбәттә инде, алар – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов. СССР таралганнан соңгы чорда Россиянең язмышы төрлечә була ала иде. Бу кешеләр, үз төбәкләренең башында булып, илебезне саклап калуда гаять зур роль башкарды», – дип сүзен төгәлләде Терентьев.
Искәртеп узабыз, Мортаза Рәхимов 88 яшендә вафат булды. Аның белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 13 гыйнварда, Уфадагы «Башкортостан» Дәүләт концертлар залында узачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте һәм төбәк Корылтаена Мортаза Рәхимовның истәлеген мәңгеләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.