Татарстанда эш урыннарында имгәнү очраклары арткан районнар билгеле
Татарстанда производстволарда үлем очраклары кимегән, шулай да аерым районнарда эш урыннарында имгәнүләр саны борчу тудыра. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында министр Эльмира Зарипова сөйләде.
Травматизм күрсәткечләре буенча уңай динамика Актаныш, Әлмәт, Балтач, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама районнарында күзәтелә. Тукай, Алабуга, Кукмара, Әгерҗе, Алексеевск районнары – «кара исемлек»тә – биредә имгәнүләр саны арткан.
2021 ел белән чагыштырганда, республикада эш урыннарында үлем күрсәткече 4,3 процентка кимегән. 2022 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча, үлем белән тәмамланган 22 бәхетсезлек очрагы билгеле. 2021 елда 29 кеше эш урынында һәлак булган. Былтыр урман хуҗалыгы, электр энергиясен җитештерү оешмаларында үлем очраклары теркәлмәгән. Шулай да, министр сүзләренчә, Татарстанда имгәнүләр саны әле югары.