Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Татарстанда халыкның эш белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе Идел буе округында алдынгы тора

0

Татарстанда халыкның эш белән тәэмин ителеше, тулаем Россия һәм Идел буе федераль округы төбәкләре белән чагыштырганда, югарырак. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.

Республикада мәшгульлек дәрәҗәсе 62,8 процент тәшкил итә (Россия буенча – 60,0 процент, Идел буе федераль округы буенча – 59,5 процент). «2022 елда Татарстан хезмәт базарындагы үзгәрешләр буенча оператив эш итте», – диде министр Эльмира Зарипова.

Хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар ярдәмендә, 1,2 мең эшсез өчен иҗтимагый эшләр оештырылган, вакытлыча эшләр 18 меңгә якын гаиләнең керемнәрен арттырган. 30 яшькә кадәрге 1,6 мең яшь белгечне эшкә урнаштырган 732 предприятиегә федераль бюджеттан субсидия бирелгән. 12,5 мең татарстанлы, шул исәптән 4,5 мең эшсез кеше, ихтыяҗ зур булган белгечлекләр буенча белем алган.

Татарстан предприятиеләре «Работа в России» платформасында вакансияләрне актив рәвештә урнаштырып бара. Республика мәшгульлекнең яңа формаларын үстерү юлы белән дә гражданнарның керемен арттыру буенча эшкә өстенлек бирә. Әйтик, «Демография» проекты буенча 2,5 меңнән артык кеше маркетплейсларда эшләү буенча укыган. Нәтиҗәдә, белем алган кешеләрнең күбесе үз эшләрен ачкан (шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр буларак теркәлгәннәр).




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году






Издательство «Просвещение» будет выпускать детские игрушки

Жители столицы: Брянск за последние годы серьезно преобразился

В Волгоградской области на станции Котлубань грузовые вагоны сошли с рельсов

Онкоортопедия: синтез науки и практики