Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Сарманның дүрт авыл җирлеге республика бәйгесендә җиңгән һәм грантка трактор сатып алган

0

Сарман районының Илексаз, Ләшәү Тамак, Петровка Завод һәм Карашай Саклау авыл җирлекләре «Татарстан муниципаль районнарының административ үзәк булмаган авыл һәм шәһәр җирлекләренә грантлар бирү» республика бәйгесендә җиңү яулады.

Ел саен бәйгедә безнең авыл җирлекләре башкарма комитетлары да катнаша. Нәтиҗәдә Илексаз, Ләшәү Тамак, Петровка Завод һәм Карашай Саклау авыл җирлекләре җиңү яулады. Аларның һәркайсы 1,5 миллион сум грант отты. Бу хакта «Сарман» сайтында хәбәр ителә.

Конкурс җиңүчеләрен билгеләгәндә җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелек күрсәткечләре буларак җирлектә халык санының табигый үсеше, бер кешегә туры килгән салым һәм салым булмаган башка кертемнәр күләме, торак, юллар төзелеше, җирлектә кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең күплеге, хуҗалыкларда асрала торган терлекләрнең баш саны һәм җинаятьләр саны тикшерелә.

«Грант акчаларына «МТЗ-82.1» тракторы алдык. Мондый зур ярдәм өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллинга рәхмәт. Тракторларга тагылма кораллар алуда район башлыгы Фәрит Хөснуллинның ярдәме зур булды. Район бюджетыннан барлыгы бер миллионга якын өстәмә финанслау нәтиҗәсендә, дүрт җирлек тә кар эттергече ала алды», – диде Карашай Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева.

Ул җирлек эчендәге юлларны ачарга, социаль объектларның территорияләрен чистартырга, язгы ташу вакытында кар суларыннан арындырырга, зиратларны төзекләндерүдә һәм башка бик күп төрле хуҗалык эшләрен башкарганда, безгә олы ярдәм булачак. Гомумән, грантлар җирлектә яшәүчеләрнең тормышы өчен мөһим объектларның матди-техник базасын ныгытуга, авылларны төзекләндерүгә, социаль инфраструктураны җәелдерүгә юнәлтелгән.

Петровка Завод авыл җирлегенә район казнасыннан булган өстәмә ярдәмгә «КУН-10» төягече дә алганнар. «Хәзер ике тракторлы булдык инде. Моңа кадәр алынганы Алан һәм Мостафин авыллары халкына хезмәт күрсәтсә, яңасы Петровка, Тарлау авылларын төзекләндерүдә файдаланылачак. Ике техниканы да йөртүчеләр бар», - диде җирлек башлыгы Айдар Хөснетдинов.

Конкурста республиканың кырык өч районыннан 173 җиңүче билгеләнгән.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году






Задержанного в Москве пьяным и без одежды американца отпустили

Прогрессивные методы предсказания роста криптовалют на Бинанс — ИИ в действии

Вступают в силу: май

Мать с ребенком упали с четвертого этажа в шахту лифта в Иванове