Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Алексей Песошин коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга кушты

0
Алексей Песошин коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга кушты

Каты коммуналь калдыклар белән эш итүдә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру, транспорт тармагын үстерү концепциясен әзерләү – Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә 2023 елга шундый төп бурычлар билгеләде. Утырыш Милли китапханә бинасында узды.

Премьер 2022 елда илнең барлык төбәкләрендә дә тарифларның ике тапкыр индексацияләнүен искәртте. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты эшчәнлеге ярдәмендә күпчелек муниципаль районнарда коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 9 проценттан артмады.

Аның сүзләренчә, су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу системаларын яңарту төп өстенлек булып кала. «Юынтык суларны агызуда тарифлар үсешен тоткарлау мөмкинлеге булсын өчен, муниципаль берәмлекләрнең Башкарма комитетлары җитәкчеләренә барлык абонентларны юынтык суларны агызу буенча үзәкләштерелгән системага һәм яңадан сафка бастырылган биологик чистарту корылмаларына тоташтыру буенча «юл карталары» әзерләргә йөкләмә бирәм», – диде Татарстан Премьер-министры.

Аның сүзләренчә, хезмәтләрнең бәясе буенча да, аны күрсәтүнең сыйфаты ягыннан да каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләсе кискен булып кала.

Ул шулай ук транспорт хезмәтләре базарының социаль әһәмиятен билгеләп үтте. Автобусларның бик нык тузуы һәм хәрәкәттәге составны яңарту темпларының җитәрлек булмавы аларны эксплуатацияләү тарифларын һәм пассажирларны җәмәгать транспортында йөртүнең үзкыйммәтен арттыра һәм бу тарифларда да чагылыш таба.

«Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Тарифлар буенча дәүләт комитетының республикада транспорт тармагын үстерү концепциясен әзерләү турындагы тәкъдимен каравын сорыйм», – дип сүзен төгәлләде Алексей Песошин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






Движение поездов на южном участке серой ветки метро Москвы восстановлено

Где живет больше всего миллионеров

Свадьбы теряют размах // Какие условия при организации торжества озвучивают пары

Аллерголог НИКИ детства рассказала о причинах развития бронхиальной астмы у детей