Татарстанда тагын 69 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә Татарстанда 69 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган. 10 пациент хастаханәгә китерелгән.
Пандемия башланганнан алып, республикада 194 148 кеше коронавирус йоктырган. 191 592 кеше (узган тәүлектә – 53 кеше) бу чирдән терелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф.порталы хәбәр итә.
Пандемия вакытында ковидтан 2009 кеше үлгән, узган тәүлектә үлем очраклары ачыкланмаган.