Непалда һәлакәткә очраган самолетның ике пассажиры исән калган
Бүген Непал Республикасының Покхара шәһәре янында һәлакәткә очраган ATR 72 самолетының ике пассажиры исән калган. Бу хакта ТАСС чыганакка сылтама белән хәбәр итә.
Исән калган пассажирлар Непал гражданнары булган, хәзерге вакытта аларны хастаханәгә озаттылар, алар бик авыр хәлдә.
Моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары Непалда һәлакәткә юлыккан һава судносының барлык пассажирлары, , шул исәптән бортта булган дүрт россияле дә, һәлак булган, дип хәбәр иткән иде.