Балтач чаңгычылары республика ярышларында иң яхшысы булып танылды
Бөгелмәдә бишенче тапкыр чаңгы базасында Фәнис Кәримов истәлегенә республика ярышлары уздырылды.
Ярышларда 2007-2010 елгы егетләр һәм кызлар катнашты. Чаңгычылар трассаны классик стильдә, спринтта, шулай ук катнаш ирекле стиль белән узды. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Авыл районнары арасында Балтач районы иң яхшысы булды. Спринтта классик стильдә Балтач кызы Диана Хаҗиәхмәтова призер булды. Егетләр арасында Данияр Хафизов аерылып торды.