Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Рамазан алдыннан Казан мәчетләрендә Коръән укырга өйрәнү курслары уза

0

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – раҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр. Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла.

Башкала мәчетләрендә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр яхшы әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләрен алып барачак. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләрне Раҗәб аеның 1нче көнендә – 23нче гыйнварда Казанның 8 мәчетендә башлап җибәрү ниятләнә (укучылар саныннан чыгып, мәчетләр исемлеге өстәлергә, тулыланырга мөмкин). Болар – Казанның «Рәшидә» (Чәчәкле ур., 24), «Әниләр» (Газовая ур., 18), «Казан нуры» (Фатыйх Әмирхан ур., 3 к2), «Нурислам» (Муса Бигиев ур., 36), «Иман нуры» (Дорожная ур., 32), «Гаилә» (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин ис. (Ново-Осиновский тыкрыгы, 16а), «Әмәт» (Дачная ур., 3а) мәчетләре. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






Собянин поздравил Мишустина с назначением на пост председателя правительства РФ

Температура в Москве вернется к норме 15 мая

Монсон заявил, что его спортивная карьера практически завершена

Телеведущая Тина Канделаки опубликовала фото студенческих времен