Татарстанда чит ил агентлары өчен яңа чикләүләр кертергә телиләр
Татарстан Дәүләт Советына республиканың аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертә торган закон проекты тапшырылды. Документ чит ил агентлары эшчәнлеген хокукый җайга салуга юнәлдерелгән.
Республиканың «Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте турында», «Татарстан Республикасында референдум турында», «Җирле референдум турында»гы законнарына, шулай ук Татарстанның Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының Муниципаль хезмәт турындагы кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Үзгәрешләр кертү ихтыяҗы узган елның 1 декабрендә Россия Президенты Владимир Путин имзалаган «Чит ил йогынтысындагы затларның эшчәнлеген контрольдә тоту турында»гы федераль закон үз көченә керүгә бәйле рәвештә туган.
«Чит ил агенты дигәндә, ярдәм алган яки башка формалардагы чит ил йогынтысы астында булган һәм төрләре югарыда күрсәтелгән федераль закон белән билгеләнгән эшчәнлек алып баручы затлар күздә тотыла», – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Сәяси эшчәнлек, Россиянең хәрби, хәрби-техник эшчәнлеге өлкәсендә белешмәләр җыю, чикләнмәгән даирә өчен билгеләнгән хәбәрләр һәм материаллар тарату яки аларны әзерләүдә катнашу хакында сүз бара.
Әлеге документ белән сайлау һәм референдум комиссияләрендә чит ил агентларының әгъза булып торуы тыела. Чит ил агентлары – физик затларга Россиядә үткәрелә торган сайлауларда кандидатларның сайлау фондларына, сайлау берләшмәләре һәм референдум фондларына иганә акчасы кертергә рөхсәт ителми (элегрәк ул чит ил агентлары – юридик затларга карата кулланыла иде). Өстәвенә, чит ил агентларына дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәт вазифаларын башкару тыела.
Закон проектын Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 18 гыйнварда тапшырган.