Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс»ның җиңүен Минтимер Шәймиевкә багышлады
«Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов Омскиның «Авангард» командасын җиңүне (2:0) Татарстанның Беренче Президенты, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең туган көненә багышлавын әйтте. Кичә Минитимер Шәймиевка 86 яшь тулды.
Казанлылар өчен бу КХЛ даими чемпионатында рәттән өченче җиңү булды. Бу хакта «ТИ-Спорт» хәбәр итә.
«Көндәш бераз ял иткән кебек күренсә дә (бу хәрәкәтләрдән сизелде), уен килеп чыкты. Бу безнең дүртенче уен иде, ә аларның - өченчесе. Без бирештек дип әйтеп булмый, әмма ниндидер мизгелләр булды. Гомумән алганда, егетләр яхшы уен күрсәтте, уен биремнәрен үтәде, миңа уен бик ошады. Егетләргә күрсәтмәләрне үтәгәнгә һәм җанатарларга зур рәхмәт. Алар бик каты җанатулары, бу бик күңелле.
Бүген иң мөһиме нәрсә? Барысы да мөһим. Әмма бүген тагын да күңелле вакыйга — Минтимер Шәрипович Шәймиевнең туган көне. Бу җиңүне мин аңа багышларга теләр идем, чөнки ул – республика, спорт, аерым алганда, хоккейчылар, шәхсән минем өчен күп эш башкарган кеше. Мин бик рәхмәтле, моны хәтерлим, беркайчан да мондый ярдәмне онытырга ярамый. Аңа сәламәтлек һәм иминлек телим» - дигән Билалетдинов.
Шулай ук ул соңгы матчларда «Ак Барс» уенчыларының гол кертү адымнары йомшак булуын шәрехләде.
«Әйтүе кыен, без дә моның өчен борчылабыз, чөнки күбрәк кертәсе килә. Әмма бу вазгыятьтә һәр алка кадерле, иң мөһиме хәзер - нәтиҗә», - дип саный тренер.
Моннан тыш, «Ак Барс»ның остазы Михаил Глухов керткән алканың исәпкә кермәве белән бәйле вазгыятьне бәяләде. Бу эпизодта алка тышкы яктан челтәрдәге тишек аша капкага эләкте.
«Әгәр челтәр аша кергән икән, димәк, шулай. Кызганычка, алканы санамадылар, ләкин, күрәсең, челтәр ертылган булгач санамаулары дөрес», - дип шаяртты Билалетдинов.
КХЛ даими чемпионатының киләсе матчы 23 гыйнварда Чиләбедә була. Анда «Ак Барс» командасы «Трактор»га каршы уйный.