Миңнеханов: Казанда «Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары» югары дәрәҗәдә узарга тиеш
21-27 гыйнварда Казанда «Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары» уза. Чаралар республиканың 14 спорт объектында оештырыла, алар югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде.
«Аларны югары дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итәргә, республикада ярышларда катнашучыларның һәм җанатарларның уңайлылыгы һәм иминлеге өчен барлык кирәкле чараларны күрергә кирәк», - диде ул Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә.
«Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары» бер үк вакытта 10 җәйге һәм 8 кышкы спорт төре буенча үткәрелә. Ярышлар Белоруссиядән һәм Россиянең 59 төбәгеннән килгән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 1,5 меңнән артык спортчыны берләштерәчәк.