Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Музыкант Рөстәм Мозафаров: Нәҗип Җиһановны бик яхшы композитор-рәссам дип саныйм

0

«Аның әсәрләре катлаулы, кайвакыт ул аңлаешлы булмаска, күңелсез тоелырга мөмкин, ләкин бу Җиһанов музыкасының тулаем матурлыгын аңламаудан гына», – диде ул.

Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры музыканты, альтист Рөстәм Мозафаров композитор, Казан дәүләт консерваториясенең беренче ректоры Нәҗип Җиһановны композитор-рәссам дип атады.  

  • Искәртеп үтик, бүген Казанның «Мәскәү» концерт залында Нәҗип Җиһановның туган көненә багышланган Милли музыка оркестры концерты булды.

«Аның әсәрләре катлаулы, кайвакыт ул аңлаешлы булмаска, күңелсез тоелырга мөмкин, ләкин бу Җиһанов музыкасының тулаем матурлыгын аңламаудан гына дип уйлыйм. Ул вакытта аның музыкасын тыныч урында, уйланып утырып тыңларга киңәш итәм. Ул Австрия композиторы Густав Малер кебек, сине ерак офыкларга алып китми. Җиһанов артыннан үзеңә ияреп барырга кирәк. «Булдыра алмыйсың икән, димәк, теләмисең» дип юкка гына әйтмәгәндер ул», – диде музыкант «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Милли музыка оркестрының сәнгать җитәкчесе Айдар Ниязов Җиһановның икенче симфониясенең ноталарын алып килгәч, Рөстәм Мозафаров ноталарда композитор чагылдырган рәсемне, вакыйгаларны музыкаль фразалар белән түгел, ә ноталар аша күргән.

«Нәҗип Җиһанов музыкасындагы гармонияләр шулкадәр урынлы яңгырый. Беренче тыңлаганда югалып кала аласың, нәрсә ишеткәнеңне аңламаска мөмкинсең. Әмма музыка кабатланганда аның асылын ишетәсең, аның ни өчен кирәк булуын аңлыйсың. Музыкант буларак, аның әсәрләрен уйнаганда шул ук халәтне кичерәм», – диде альт партиясен уйнаучы музыкант.

Рөстәм Мозафаров элек барысын да берьяклы гына кабул иткән, татар академик музыкасына колак салырга теләмәгән. «Бөтен җирдә дә моң бар дип саный идем. Берничә ел үткәч, яңадан татар композиторларына әйләнеп кайттым: әсәрләрен күп өйрәндем, тыңладым, татар академия музыкасын яңадан яратып карарга булдым. Һәм татар музыкасы дөньясы миңа яңача ачылды», – диде ул.

«Шунысы кызык, ул дөнья миңа Рөстәм Яхин һәм аның борынгы көйләре, музыкада уйланулары ярдәмендә, Салих Сәйдәшев яки Фәрит Яруллин әсәрләре аша ачылмады. Татар музыкасы дөньясы миңа Нәҗип Җиһанов әсәрләре аша ачылды. Әле дә хәтердә: мин хор составында «Түләк» операсын башкардым. Бу әйтеп бетергесез хис. Ни өчендер мин «Түләк» музыкасы яңгыраган вакытта халкым өчен горурлык һәм шатлык хисләре тойдым», – ди музыкант.

Шуннан соң ул татар композиторларына тирәнрәк карый башлаган, ләкин Нәҗип Җиһановка мөнәсәбәте башкача булган. «Мин аның моңына азмы-күпме төшенә башладым. Әлбәттә, Җиһанов – рәссам, ул эмоция, картина, кеше, табигатьне «ясый». Җиһановның көйләрен тыңлаганда, мин шул образларны, ул күрсәтергә теләгән рәсемнәрне күрәм. Аның инструментлар белән рәсем ясавын, һәм, буяулар өстәп, фикерне ни рәвешле үстергәнен күрәм. Ул миңа музыканы «музыкаль-ишетү» ягыннан аңларга этәргеч бирде», – диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме






В День Победы Росгвардия обеспечила безопасность на праздничных мероприятиях в столице

Глава Московской области заявил, что еще не время говорить о будущем "Крокуса"

В Эжве такси попало в ДТП

Почему превращение России в «аграрную сверхдержаву» оказалось под вопросом