Чистай район үзәк хастаханәсендә кабул итү-диагностика бүлеге ачылды
Чистай район үзәк хастаханәсе стационары базасында заманча кабул итү-диагностика бүлеге ачылды. Ул сменага 100 кешегә кадәр кабул итүгә исәпләнгән. Анда пациентларны кабул итү блогы, критик халәтләр блогы, йогышлы авырулар боксы, шок хәлендәге авырулар залы, процедуралар залы, яраларны бәйләү бүлмәләре, күзәтү һәм диагностика кабинетлары бар. Яңа кабул итү-диагностика бүлеге атнаның 7 көнендә дә 24 сәгать эшләячәк.
Ул 1986 елда төзелгән һәм шуннан бирле бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Элегрәк эчке эшләр башкарылган, бинаның икенче, өченче, дүртенче һәм бишенче катлары ремонтланган. Барлык эшләр дә заманча стандартлар буенча башкарыла. Үткәрелгән ремонттан соң заманча җиһазлар куелган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Өч заллы яңа операция блогы эшли. Операция бүлмәләрендә нейрохирургия, травматология, хирургия, урология һәм төрле операцияләр ясау өчен заманча җиһазлар бар.
Элек ремонтланган дүртенче һәм бишенче катларда пациентлар өчен заманча һәм матур дүрт ятаклы палаталар бар, йөрәк һәм кан тамырлары үзәге пациентлары өчен аерым ванна бүлмәсе каралган.
Искәртик, Чистай район үзәк хастаханәсе стационар бинасына капиталь ремонт 2017 елда Министрлар Кабинеты боерыгы буенча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән башланган иде.