Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2023

Татарстан Диния нәзарәтендә Казан Җәмигъ мәчете төзелешенең башлану вакытын әйттеләр

0

Казан Җәмигъ мәчете төзелешенең актив фазасы быел, 2023 елда, җәй көне башланырга тиеш. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

«Җәмигъ мәчете проектының финал версиясен әзерләү эше быел җәен тәмамланачак, шуннан соң төзелешкә керешергә мөмкин булачак. Якынча көне инде билгеле, һәм җәй көне, Аллаһ бирса, хәрәкәт башланырга тиеш», – дип сөйләде Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе.

Камил хәзрәт шулай ук төгәлләштереп узганча, бинаның эскиз проекты инде әзер һәм хәзер «корылманың техник характеристикалары һәм аны төзү өчен кирәкле төзелеш материаллары саны чыгарыла».

Җәмигъ мәчете төзелеше турында тулырак мәгълүматны «Миллиард.татар» сайтында укырга була. «Татар-информ» мәчет янында мөселман мәктәбе төзеләчәген дә хәбәр иткән иде.

10 меңгә якын кунак кабул итә алачак Җәмигъ мәчете Казанда элеккеге «Кырлай» күңел ачу паркы территориясендә төзеләчәк. Аның беренче нигез ташы 2022 елның 20 маенда салынды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы Равил Гайнетдин, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






Школу и детские сады построят в Царицыне по городской программе

На Саратовскую областную инфекционную больницу подали в суд поставщики лекарств

Путин создал пять новых главных управлений в структуре ФСИН

Россия заменила турбины "Сименс" отечественными ГТД-110М