Путин Татарстанның ике кешесен Россия Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләде
Россия лидеры Владимир Путин төрле тармакларда ил үсешенә зур өлеш керткән актив гражданнарны Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләү турында карарны имзалады. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның ике кешесе дә бар. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
«Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте» федераль оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Радик Камалетдинов актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен грамота белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Спорт мәктәбе» тренеры Сәгыйть Ибраһимов та мактаулы бүләк иясе булды. Ул илебездә спорт һәм физкультураны үстерүдәге казанышлары, шулай ук күпьеллык намуслы хезмәте өчен дәүләт бүләге белән билгеләп үтелде.