Татарстан Хөкүмәте Марат Садыйковның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Татарстан җитәкчелеге ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Садыйков арабыздан киткәч, республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде, диелә кайгынамәдә.
Марат Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында Татарстанның Буа шәһәрендә туган. 1993 елда Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлаганнан соң Казан шәһәренең Республика медицина диагностика үзәгендә табиб-педиатр булып хезмәт юлын башлаган.
1993-1995 елларда Казан дәүләт медицина институтының поликлиника педиатриясе кафедрасында клиник ординатура узган. 1996-2000 елларда Казанның 18нче шәһәр клиник хастаханәсенең Идел буе районы консультатив-диагностика үзәге баш табиб урынбасары булып эшләгән. 2000-2018 елларда республика башкаласының зур медицина учреждениесен – «Онкология» шәһәр махсуслаштырылган медицина берләшмәсен, 7нче шәһәр клиник хастаханәсен җитәкләгән.
2018 елда Садыйков ТР сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнә. «Үзенең һөнәри тәҗрибәсен һәм белемен ул республика сәламәтлек саклау системасын ныгыту һәм алга таба яңартуга юнәлдерде. Федераль һәм республика программалары уңышлы гамәлгә ашырылды, югары технологияле яңа медицина үзәкләре ачылды, авыл җирендә фельдшер-акушерлык пунктлары челтәре киңәйде. Медицина хезмәтләре эзлекле рәвештә цифрлаштырылды. Үз эшчәнлегендә аның тарафыннан медицина ярдәменең сыйфатын һәм үтемлелеген арттыруга даими игътибар бирелде», - диелә текстта.
Үз тырышлыгы һәм медицина хезмәткәрләре, волонтерларның бергәләп эшләве нәтиҗәсендә Садыйков соңгы еллардагы зур сынау – коронавирус пандемиясенең җитди нәтиҗәләренә каршы тора алды.
Министр IV һәм V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутат итеп сайланды. Садыйковның нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри уңышлары II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале, «Фидакяр хезмәт өчен» медале, «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе, «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе кебек югары бүләкләр белән билгеләп үтелде.
«Марат Садыйков үзен югары квалификацияле, җаваплы, абруйлы җитәкче һәм талантлы табиб буларак танытты. Югары эшлеклелек һәм кешелеклелек сыйфатлары, үз эшенә тугрылыгы, кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә зур хөрмәт казанды. Марат Наил улы Садыйковның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланачак», - диелә текстта.
Кайгынамәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Буа районы башлыгы Рәнис Кәмәртдинов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов имзалаган.
Искәртеп узабыз, Марат Садыйков 29 гыйнварда 53 яшендә вафат булды, аның белән хушлашу мәрасиме бүген Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында узды.