Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең адресы үзгәрде
Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге төзекләндерү вакытына башка бинага күчеп тора. Вәкиллек хәзер Екатеринбург шәһәренең Карл Либкнехт урамында 22нче йортта (Консуллар бинасы) 307нче офиста эшләячәк.
Вәкиллекнең рәсми сайтында язылганча, оешманың үз бинасы – Екатеринбург шәһәрендәге Сако һәм Ванцетти урамындагы 24нче йортта (Агафуровлар йорты) ремонт – реставрация эшләре була.
Татарстан Республикасы вәкиллегенең вакытлыча яңа телефон номерлары: (343) 272 43 53, 272 43 22, 272 43 32.