Казанда сөяркәсен буып үтергән ир-атны тоткарлаганнар
Кичә Казанның Колыма урамындагы йортларның берсендәге фатирда буып үтерелгән 47 яшьлек хатынның мәете табылган.
«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Шикләнелүче ир-ат үлгән хатынның 36 яшьлек якын танышы булып чыккан, ул гаебен танып күрсәтмә биргән.
Ачыкланганча, 29 гыйнварда ир-ат сөяркәсе янына кунакка килгән. Сөяркә хатын ир-атка яный – ул әлеге мөнәсәбәтләр турында ир-атның үз хатынына сөйләү белән куркытмакчы була. Кунак ир-ат сөяркә хатынны буып үтерә һәм качып китә.
Берникадәр вакыт узгач, мәрхүмәнең хезмәттәше борчылып аның өенә килгән һәм мәетне тапкан.
Якын арада тикшерү шикләнелүче ир-атны сак астына алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.