Казанда кабель зарарлану сәбәпле, Пушкин, Горький һәм Чехов урамнарында электр уты сүнгән
Казанның Пушкин, Горький, Чехов һәм Галактионов урамнарында берничә йортта электр энергиясе беткән. Биредә кабель зарарланган. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Эшчеләр проблеманы өч сәгатьтә хәл итәр дип көтелә.
«Бу хәлнең сәбәпләре ачыклана. Хәзер анда авария бригадасы эшли һәм электр энергиясен якынча 3 сәгать дәвамында торгызырга исәплиләр», диелә хәбәрдә.