Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2024

Төмән өлкәсендә хәләл ит продукциясе җитештерү күләмен арттырырга планлаштыралар

0

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә дин әһелләре һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләренең ислам кануннарына туры китереп ит продукциясен җитештерүне арттыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмәсе узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа проектның төп идеясе - күпдәрәҗәле инфраструктура булдыру. Анда азык-төлек цехы, терлекләрне асрау технологиясен эшләү, шулай ук «хәләл» стандартына туры килә торган ит продукциясен җитештерү, эшкәртү һәм сату керә.

Төмән өлкәсенең дини лидерлары Төмән өлкәсе мөселманнары өчен проектның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үтте. Югары сыйфатлы ит продукциясе үз сатып алучын табачак, шул исәптән башка дини конфессияләр вәкилләре арасында да, дигән фикер белдерде алар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса