Рөстәм Миңнеханов KazanForum һәм «Изге Болгар җыены»н югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе атнада көтелгән вакыйгалар - «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумын һәм традицион «Изге Болгар җыены»н югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, киләсе атнада төбәктә 15нче «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисади форумы башлана. Анда дөньяның 80нән артык һәм Россия Федерациясенең шулай ук 80нән артык төбәгеннән вәкилләр катнаша, дип искәртте ул.
KazanForum программасы кысаларында федераль дәрәҗәдәге һәм чит ил җитәкчеләре катнашында 170тән артык чара, 140тан артык эшлекле сессия үткәрү ниятләнә.
Татарстан Рәисе Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасы хакында да искә алды, ул 19 майда уза.
Россиянең мөселман өммәте лидерлары, Бөтенроссия дин эшлеклеләре форумында катнашучылар һәм KazanForum делегатлары әлеге вакыйганың кунаклары булачак, дип искәртте Миңнеханов.
«Хокук саклау органнары, төбәкнең транспорт системасы, кунакчыллык индустриясенә зур эшләр йөкләнә. Боларның барысы да ышанычлы рәвештә һәм югары дәрәҗәдә башкарылырга тиеш», - дип күрсәтмә бирде ТР Рәисе.
Моннан тыш, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган бәйрәм чараларын оештыруга катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде. Аларда барлыгы 217 мең кеше катнашты.
«Иминлекне тәэмин иткән өчен хокук саклау органнарына, муниципаль берәмлек башлыкларына, республика активына, министрлык һәм ведомстволардан бу эшкә җәлеп ителгән барлык оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
- «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV Халыкара икътисади форумы «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә 14-19 майда уза. РФ Президенты Владимир Путин анда катнашучылар һәм кунакларга сәламләү телеграммасы юллады.