Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Ульяновск өлкәсенең «Бердәмлек» халык театры 40 еллыгын бәйрәм итә

0
Ульяновск өлкәсенең «Бердәмлек» халык театры 40 еллыгын бәйрәм итә

Ульяновскиның «Өмет» газетасында Исхак Хәлимовның «Бердәмлек» яктылыкка, нурга илтә» дигән язмасы чыкты.

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәдәният йорты карамагында уңышлы гына эшләп килүче «Бердәмлек» халык театры 40 еллык юбилеен билгеләп үтә. Өлкә күләмендә танылган әлеге данлыклы театрның халык коллективы исемен йөртә башлавына да 35 ел була. Шушы уңайдан мәдәният учагында бәйрәм тантанасы гөрләп узды.

Туган якларында төпләнеп калып, авыл клубында яңа гына җиң сызганып эшли башлаган тынгысыз йөрәкле Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровлар 1984 елның январенда драма коллективы оештыру бәхетенә ирешә. Туганнарын, күршеләрен һәм авыл мәктәбе укытучыларын репетицияләргә чакырып, драматург Сәит Кәлмәтовның өч пәрдәдән торган «Уйланырсың, кодагый» әсәрен сәхнәләштерергә әзерләнәләр. 8 март бәйрәме уңаеннан куйган беренче спектакльне карарга авыл халкы тамаша залын шыгрым тутырып килә. Үз рольләрен искиткеч оста башкарган үзешчән актерларны – Фәүзия, Өмит, Рузалина, Әнәс һәм Светлана Гиматдиновларны, Ильяс һәм Роза Мустафиннар белән Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровларны көчле алкышларга күмәләр.

Халыкның спектакльне җылы кабул итүе, әлбәттә, авыл артистларын дәртләндереп җибәрә, бөтен тырышлыкларын куеп эшләү өчен сүнмәс иҗат ялкыны өсти. Ә 1985 елның маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгына багышлап Әнгәм Атнабаевның «Ул кайтты» спектаклен күрсәтәләр. 1986 елда авылдашларын Хәй Вахитның «Талак, талак» дип исемләнгән музыкаль комедиясе белән сөендерәләр. Һәрвакыт иҗат дәрте белән янып яшәүче үзешчән композитор Гакыйль Шакуров әлеге спектакль өчен өч җыр яза.

1987 елда исә Рәйсә Шакурованың диплом эшен – Таһир Закировның «Капкадан чыккач «егет» спектаклен тәкъдим итәләр. Танылган режиссер, Ульяновск культура-агарту училищесы мөгаллиме Николай Мосин җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссия Рәйсә Ислам кызының иҗат җимешенә югары бәя бирә һәм авыл театрын үзешчән халык коллективы исеменә лаек дип таба.

Өлкә мәдәният идарәсе начальнигының беренче урынбасары Фәһимә Билал кызы Сайфуллинага зур рәхмәт, ул 1988 елның мартында безнең клубка Димитровград шәһәре драма театрының баш режиссеры Олег Сидорин җитәкчелегендәге комиссияне җибәрде һәм иҗат әһелләре биш еллык тарихы булган театрыбызга халык коллективы исеме бирү турында карар кабул итте, ди Гакыйль Хәсән улы.

1989 елдан бирле Урта Исәнтимер авылы халык театры «Бердәмлек» исемен йөртә.

Гаҗәеп бай тарихлы «Бердәмлек» театры менә дүрт дистә ел инде милләтебезгә хезмәттә, халыкка рухи-әхлакый тәрбия биреп, яктылыкка, нурга илтә. Үзешчән артистлар кырык ел эчендә татар драматургиясе классикларының һәм хәзерге заман авторларының алтмыштан артык спектаклен сәхнәләштерергә өлгергәннәр.

Ульяновск, Димитровград, Нурлат шәһәрләре, Самара, Ульяновск өлкәләре, Татарстан Республикасы авыллары мәдәният йортларында аларны һәрчак халык белән шыгрым тулы заллар каршы ала. Барый Тарханов исемендәге төбәкара театр коллективлары фестивалендә дә «Бердәмлек» һәр елны беренчеләрдән булып спектаклен күрсәтә һәм төрле номинацияләрдә лауреат исеменә лаек табыла.

«Еллар узып, буыннар алмашынса да, театрда катнашырга теләүчеләр саны кимеми. Авылыбыз зыялылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре репетицияләргә йөрергә вакыт та, мөмкинлек тә табалар. Югыйсә, өйләрендә аларны да гаиләләре, йорт тулы мал-туар, бакча эшләре көтә. Әмма сәхнәне ярату, сәнгатькә гашыйк булу, үз ролеңне җиренә җиткереп, бөтен күңелеңне биреп уйнаудан ләззәт табу, канәгатьлек хисе кичерү тормыш мәшәкатьләре турында бөтенләй оныттыра. Театрга йөрү, спектакльләрдә катнашу өчен, чын мәгънәсендә, энтузиаст, иҗат кешесе, бераз хыялый һәм хисчән дә булырга кирәк. Болар барысы да безнең актерларыбызга хас күркәм сыйфатлар. Алар һәммәсе дә сәхнә өчен туган», - ди «Бердәмлек»нең алыштыргысыз режиссеры, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйсә Шакурова.

Яңа Малыклы районы башлыгы Анастасия Пуреськина Урта Исәнтимер авылы данын еракларга таратуы өчен «Бердәмлек» театры коллективына рәхмәт сүзләрен ирештерде. Әлеге театрда бәхетле гаилә парлары армый-талмый хезмәт итә, Гайнетдиновлар, Сиразевлар һәм Шакуровлар әнә шундыйлардан, диде ул.

Район җитәкчесе сәнгать осталарына бүләкләр дә алып килгән иде. Эльмира Гайнетдинова, Гакыйль Гайнетдинов, Ирек Минибаев, Халидә Сиразева, Фаил Сиразев, Гөлфия Сингатуллова һәм Сания Туктарова Ульяновск өлкәсе сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Ә Әвхат Бикбаев, Гөлнур Мухаметова, Сиринә Сафина, Рәфик Ханиев, Камил Хайретдинов, Руфия Шамсутдинова һәм Рәшит Шакуров район хакимиятенең Мактау грамоталарына лаек булды. Шулай ук беренче спектакльдә катнашкан актерларны – Әнәс һәм Светлана Гиматдиновларны, Ильяс һәм Роза Мустафиннар белән Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровларны да сәхнә түренә чакырып хөрмәтләделәр.

Ә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Урта Исәнтимер авылында «Культура» илкүләм проекты буенча заманча мәдәният йорты салдырган өчен өлкә һәм район җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен юллады.

«Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсендә өч татар халык театры – Иске Кулаткы район культура йортының халык коллективы, «Киндяковка» мәдәният йортының «Нур» татар халык театры һәм Урта Исәнтимер авылының «Бердәмлек» театры эшләп килә. «Бердәмлек» үзенең спектакльләрен район авылларында да күрсәтә, күрше төбәкләрдә дә чыгыш ясый. Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровларның зур көч һәм тырышлык куюы нәтиҗәсе бу. Алар кырык елдан артык инде татар халкына тугрылыклы хезмәт итәләр, милли сәнгатебезне саклап калып үстерүгә зур өлеш кертәләр. Шулай ук авыл хакимияте башлыгы Камил Хайретдиновның спектакльләрдә катнашуы да соклану тудыра. Ул нинди генә рольгә алынса да, оста, чын артистларча башкара», - диде автономия рәисе.

Рамис Сафин бөтен гомерләрен татар сәхнәсенә багышлаган үзешчән сәнгать осталарына Бөтендөнья татар конгрессы белән өлкә татар автономиясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Аннары Урта Исәнтимер авыл җирлеге хакимият башлыгы Камил Хайретдинов, татар автономиясенең Яңа Малыклы район бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Сайфутдинов, Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина һәм «Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов «Бердәмлек» татар халык театры коллективына иҗат уңышлары теләделәр. Ә кырык ел элек беренче спектакльдә төп рольләрнең берсен уйнаган Әнәс Гиматдинов үзенең күңел хатирәләре белән бүлеште.

«Без – авыл мәктәбе укытучылары, репетицияләргә бик теләп, ашкынып, дәртләнеп йөри идек. Театрның барлыкка килүе Урта Исәнтимер халкының тормышын тәмам җанландырып җибәрде, ул яшәешебезгә кабатланмас ямь өстәде. Без башлап җибәргән изге эшнең бүген уңышлы дәвам итүенә, ышанычлы кулларда булуына чиксез сөенәбез. Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровлар иҗат кешеләре белән уртак тел табып, аларны дәртләндереп эшли беләләр», - диде Әнәс Гайнетдин улы.

Ә мәдәният йорты директоры, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Гакыйль Шакуров театр эшчәнлегенә һәрьяклап ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты.

«Район хакимияте җитәкчеләре, авыл җирлеге хакимият башлыгы Камил Хайретдинов, шулай ук спонсорларыбыз – «Нива» ширкәте җитәкчесе Игорь Пушкин, Агро «Черемшанский» ширкәте директоры Евгений Липатов, читтә яшәүче авылдашларыбыз Мидхәт Курманов, Фәрид Курманов, Рәмзия Ханәфиева, Әнзат Фасахутдинов белән Рәфис Хайбуллов һәм, әлбәттә инде, актерларыбыз, күп санлы тамашачыларыбыз, театр тормышына битараф булмаган авылдашларыбыз күңелем түреннән ургылып чыккан олы рәхмәт сүзләремне кабул итеп алсыннар иде», - диде Гакыйль Хәсән улы.

Тантананың ахырында «Бердәмлек» театры артистлары күмәкләшеп сәхнә түренә чыктылар. Менә алар – халкыбызны яктылыкка, нурга илтүче сәнгать осталары: Равил Галимов, Ирек Минибаев, Халидә һәм Фаил Сиразевлар, Гөлфия Сингатуллова, Сания Туктарова, Әвхат Бикбаев, Гөлнур Мухаметова, Сиринә Сафина, Алия Сафиуллова, Рәфик Ханиев, Камил Хайретдинов, Руфия Шамсутдинова, Рәшит Шакуров, Гакыйль һәм Рәйсә Шакуровлар. Чиксез рәхмәтле тамашачы – театрга гашыйк авылдашлары аларны алкышларга күмде. Ә төрле елларда «Бердәмлек» спектакльләрендә уйнап бакыйлыкка күчкән актерларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Театр тормышында үзләреннән соң тирән эз, якты истәлекләр калдырган үзешчән артистлар – Назыйм Алимов, Мария Амирова, Рәис Вәлиев, Фәүзия Гиматдинова, Өмит Гиматдинов, Рузалина Гиматдинова, Рәшид Гиматдинов, Зәйнәп Сулейманова, Наил Сиразев, Әухат Фасахутдинов, Ринат Ханәфиев белән Нәгыйм Юсуповның рухлары шат булсын иде.

Театр юбилеена багышланган тантаналы бәйрәм драматург Рәдиф Сәгъдинең «Хәтерлисеңме, Хатирә?» спектакле белән тәмамланды. «Бердәмлек»нең иҗади юлы дәвам итеп, тарих битләрендә яңа сәхифәләр языла.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Дипломатическая бизнес-встреча «Россия - Африка» прошла в Белом Особняке Villa Barvikha

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Генералов много, а Норат Тер-Григорьянц один!


Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Chanel, коллекция Resort 2025

«Гениальная идея!»: звезды о новом музыкальном лейбле Детского радио

Я думала, мы умрем: американка переехала в Великобританию и столкнулась с левосторонним движением, праворульными машинами и механической коробкой передач


‘Please don’t play that at matches next season’, beg Luton fans after Coldplay reveal new song for Hatters at festival

Tesla under investigation over Fremont factory toxic emissions, and faces lawsuit over alleged health harms

Full list of cafes and restaurants where kids can eat free or cheap this half term – including Asda and Sizzling Pubs

Man City star James McAtee lined up for dream Champions League transfer after Sheffield United relegation


Дипломатическая бизнес-встреча «Россия - Африка» прошла в Белом Особняке Villa Barvikha

Аделина Панина: какие элементы фэншуй должны быть на кухне, чтобы есть и худеть

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G

Бузова и "Зенит"


Представлен кооперативный геймплей Warhammer 40,000: Space Marine 2

Today's Wordle answer for Sunday, May 26

Зомби-экшен Zombiehood позволяет погрузиться в эпоху 90-х

Bungie wins a little walkin' around money in first of its kind jury trial against Destiny 2 cheat maker, but the victory will likely make it even easier for game companies to keep taking cheaters to court


ОіБ - охорона і безпека: замовляй охорону в Харькові


Лидер движения «Всеармянский фронт» Аршак Карапетян 24 мая 2024 года встретился с членами Координационного совета российско-армянских организаций России и политологами

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Генералов много, а Норат Тер-Григорьянц один!

Эксперт сенсационно раскрыл загадку Мессинга и Жириновского.




В Калининграде впервые представят работу Шишкина из собрания Третьяковской галереи

«Адвокат Валиевой: ей подсыпали допинг и сделал дедушка». Серьёзное расследование.

Эксперт сенсационно раскрыл загадку Мессинга и Жириновского.

Путин в Кремле проводит рабочую встречу с главой Ингушетии Калиматовым


Железнодорожники очистят от борщевика более 400 га полосы отвода на МЖД

Агент: Едваю очень нравится Москва, он позитивно отзывается о «Локомотиве»

Саженцы яблони из Ивантеевского питомника высадили в Тульской области

Mash: певица Алсу и ее супруг Абрамов поделят при разводе 2 дома и 2 квартиры


Рыбакина, Путинцева и Бублик стартуют на Ролан Гаррос. Кто в соперниках и чего ждать?

Янник Синнер: «Нужно наслаждаться давлением, потому что мы не врачи, которые оперируют людей»

Российский теннисист Сафиуллин опустился на две позиции в рейтинге ATP

Надаль пропустит Уимблдон из-за желания сыграть на Олимпиаде


Обещал бюджетное место и убивал: что известно о «кровавом ректоре» из Алтайского края

В Москве у смоленского наркокурьера изъяли свыше 1 кг мефедрона

Mash: певица Алсу и ее супруг Абрамов поделят при разводе 2 дома и 2 квартиры

С апреля в Подмосковье зафиксировано шесть случаев гибели детей в водоемах


Музыкальные новости

Дистрибьюция Музыки. Цифровая дистрибьюция музыка. Дистрибьюция музыки под ключ.

Цискаридзе признался в любви Пугачевой

Продвижение Музыки. Раскрутка Музыки. Продвижение Песни. Раскрутка Песни.

Бесконечный отдых закончился: Джиган и Оксана Самойлова стали участниками шоу «Выжить в Дубае»



Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в краже товаров из магазина

Эксперт сенсационно раскрыл загадку Мессинга и Жириновского.

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в краже товаров из магазина


Исполнитель хита “На Заре 2020” Сергей АРУТЮНОВ оживил ещё один хит из 20-го века и выпустил песню “Лететь” вместе с её создателями - группой Амега.

Компании Группы "Интеррос" взяли ряд наград премии FINAWARD

Собянин: Трасса Солнцево — Бутово — Варшавское шоссе будет готова в 2026 году

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в краже товаров из магазина


«Авторусь» – работа с гарантией качества

Собянин: Трасса Солнцево — Бутово — Варшавское шоссе будет готова в 2026 году

Слушатели «Авторадио» поедут на премию МУЗ-ТВ на лимузине

Как происходит процесс взвешивания автомобиля?


Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об историческом минимуме уровня безработицы в России

Путин: РФ придает большое значение союзническому взаимодействию с Азербайджаном

Президент Путин вернулся в Москву и встретился в Кремле с главой Ингушетии

Путин указал на важность союзнического взаимодействия с Азербайджаном


Количество заболевших коронавирусом выросло на 3,1 процента



Суд продлил арест двум адвокатам Навального

Суд Москвы продлил арест трем адвокатам Навального по делу об экстремизме

Адвокатам Навального продлили арест


Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”

Ведущий стоматолог клиники «Мегастом» Владимир Лосев: болезни полости рта, которые мы можем не замечать

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о скором выпуске препарата для лечения болезни Бехтерева

Компания ICDMC приняла участие в торжественном открытии выставки “Тульское качество”


Охранник Зеленского предлагал Киеву сдаться в первые дни СВО

Столтенберг решил не встречаться с Зеленским в Брюсселе


При поддержке MR Group прошел полумарафон «ЗаБег.РФ»

Бойцовская лига «Наше Дело» представит спортивную зону на Дне России

Аделина Панина: какие элементы фэншуй должны быть на кухне, чтобы есть и худеть

Марафон серий «Команды МАТЧ» на телеканале «СуперГерои» ко Дню защиты детей


Белорусская филармония и хор готовы приехать на гастроли в Алтайский край — Лукашенко

Союзное государство – сила двух суверенных стран

Запустить прямой авиарейс между Барнаулом и Минском предложил Александр Лукашенко

Лукашенко назвал рецепт своего фирменного салата "Молодость", которым угощал Путина в Минске



Собянин: Трасса Солнцево — Бутово — Варшавское шоссе будет готова в 2026 году

Сергей Собянин. Главное за день

Три из пяти участков новой трассы на юго-западе Москвы завершены — Собянин

Собянин: трасса из Солнцева до Варшавского шоссе откроется в 2026 году


МегаФон добавил инноваций системе экомониторинга в Череповце

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о повышении экологического статуса целлюлозно-бумажных технологий в России

«Рексофт», «Норсофт» и АТОЛЛис анонсировали скорое тестирование отечественных IT-продуктов бренда «MAGMA»

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об усилении совместных усилий России и Китая по борьбе с загрязнением пластиковым мусором


С апреля в Подмосковье зафиксировано шесть случаев гибели детей в водоемах

Обещал бюджетное место и убивал: что известно о «кровавом ректоре» из Алтайского края

Главгосстройнадзор Подмосковья объяснил правила обеспечения работников временным жильем

Mash: певица Алсу и ее супруг Абрамов поделят при разводе 2 дома и 2 квартиры


В столице Поморья состоялось первенство области по пляжному волейболу

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о повышении экологического статуса целлюлозно-бумажных технологий в России

Житель Архангельской области выиграл в гослотерею от «Столото» более миллиона рублей

В Архангельске в результате пожара в жилом доме погиб один человек


День открытых дверей "Библиотека - дом, где согревают сердца"

Наркокурьер изобретательно спрятал «товар» в машине, но это не помогло (видео)

Выставка-предупреждение «Пожарная безопасность», В рамках Федеральной информационной противопожарной кампании «Останови огонь».

Врач сообщила о неочевидных угрозах полотенца для здоровья


Бондарев: Россия обладает достаточным вооружением чтобы отразить любую атаку

Mash: певица Алсу и ее супруг Абрамов поделят при разводе 2 дома и 2 квартиры

Агент: Едваю очень нравится Москва, он позитивно отзывается о «Локомотиве»

Главгосстройнадзор Подмосковья объяснил правила обеспечения работников временным жильем












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Янник Синнер: «Нужно наслаждаться давлением, потому что мы не врачи, которые оперируют людей»






Главгосстройнадзор Подмосковья объяснил правила обеспечения работников временным жильем

Железнодорожники очистят от борщевика более 400 га полосы отвода на МЖД

В Серпухове продолжается реализация президентской программы по ремонту школ

Обещал бюджетное место и убивал: что известно о «кровавом ректоре» из Алтайского края