«Актаныш» агрофирмасы Якутия өчен терлек азыгы әзерләргә җыена
Актаныш районында Саха (Якутия) Республикасының авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле җитәкчеләр эшлекле сәфәрдә булды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәясәте министрының беренче урынбасары Анна Стручкова рәислегендәге делегациядә «Туймаада»һәм «Багарах» агрохолдингы җитәкче-белгечләре дә бар иде, алар «Актаныш» агрофирмасының терлекчелек тармагындагы алдынгы технологияләре белән танышты.
«Актаныш» агрофирмасы алдынгы һәм заманча технологияләрне бик тиз үзләштерүе һәм гамәлгә кертүе белән билгеле. Саха Республикасының авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләрен дә агрофирма нәкъ менә шул ягы белән җәлеп иткән. Агрофирма тарафыннан күптән түгел кырыс һава торышы шартларына яраклаштырып 140 башка исәпләнгән роботлаштырылган ферма төзеде.
Бүген биредәге сыерлар савымчы кулы тимичә генә савыла, җиленнәре исә җылы су белән щетка ярдәмендә юып чистартыла. Кунаклар малларның фермадагы торышын күздән кичерде, роботлаштырылган саву залларын карады. Берочтан яңа төзелеп килүче нәкъ шундый ук тораклар белән танышты.
Салкын кышка исәпләнгән торакларны сафка бастырган төзү компаниясе Якутия җитәкчеләренә Татарстандагы «Актаныш» агрофирмасын барып күрергә тәкъдим итә. Агрофирма директоры Рамил Вәлиев бездә дә кышларның кайвакыт гадәттәгедән суык килүен, шуңа «Булгач, булсын инде!» дип, калын, җылы саклый торган панельләрдән ферма салырга исәпләвен әйтте. Торак ышанычны аклаган, бу хакта хуҗа кунакларга да сөйләде.
Якутиядә кышларын -60 градус салкын, ә җәен +45 градуска кадәр җылы була икән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәясәте министрының беренче урынбасары Анна Стручкова температураның шулкадәр кискен үзгәрүе авыл хуҗалыгы тармагы белән шөгыльләнергә авырлык тудыруын әйтте.
Актаныш районындагы үрнәк бу проблемаларны уңышлы чишәргә ярдәм итәчәк. Якутиядә иген игү дә катлаулы. Шуңа күрә «Актаныш» агрофирмасы белән килешү нигезендә терлек азыгы әзерләргә исәплиләр. Әзер азыкны тимер юл аша озату отышлы булачак. Әлегә идеяне тормышка ашыру юллары эзләнә.
Бүген Саха Республикасы вәкилләре Чабаксарга сәфәргә бара.
Фото: © https://aktanysh-rt.ru/