Миңнеханов Оман икътисад министрына: Безнең хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр яхшы
Татарстан белән Оман хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы мөмкинлекләргә ия. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белән Солтанат Оман икътисад министры Сәид бин Мөхәммәд Әл-Сакри очрашуында әйтте.
«Очрашу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында узды. Кайбер юнәлешләр буенча алга таба хезмәттәшлек итү, икътисади, фәнни, мәдәни тармакларда элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар», - дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Хөснуллин билгеләп үткәнчә, Россия өчен Оман белән яхшы мөнәсәбәтләр кадерле, ул күпьеллык һәм стратегик характерда. Ул Солтанат Оманны безнең илнең мөһим икътисади партнерларының берсе дип атады: 2023 ел нәтиҗәләре буенча үзара сәүдә күләме 60 процентка арткан һәм 400 млн АКШ долларыннан артып киткән. Хезмәттәшлекнең зур перспективалары туризм, энергетика, төзелеш, логистика өлкәсендә бар - аерым алганда, бу «Төньяк-Көньяк» транспорт коридоры проекты.
Оман икътисад министры ике илнең товар әйләнеше нык үскән, әмма бу күрсәткечләрне сизелерлек арттырырга мөмкинлек бар, дип раслады. Ул шулай ук Татарстан Рәисе белән очрашуга һәм төрле өлкәләрдә икътисади хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышуга шат булуын белдерде.
Рөстәм Миңнеханов кунакка «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» 15нче халыкара икътисади форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан потенциалы турында кыскача гына сөйләде: төбәк икътисадының нигезе - нефть, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе; автомобильләр, самолетлар һәм вертолетлар, суднолар, газ суырту һәм компрессор станцияләре, каучук, полиэтилен, полимерлар, электрон җиһазлар.
«Татарстан Россия-Оман мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлтелгән Солтанат Оман белән багланышларны үстерүгә зур игътибар бирә. Хезмәттәшлекнең тупланган уңай тәҗрибәсе Россия белән Оман арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне алга таба да үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышанам», - дидиде Татарстан Рәисе.
Аның сүзләренчә, республика бүген «Хәләл» индустриясе, ислам финанслары кебек юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә тели.
«Безнең хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр яхшы», - дип йомгаклады Татарстан җитәкчесе.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 14-19 майда уза, 15 майда төп программа башланды. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия оештырыла. Татарстанда KazanForum 2009 елдан бирле ел саен уздырыла. Форум Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елдан федераль статус алды.