Шәриф Камал хикәяләре MOÑ мәйданчыгында яңача яңгырады
Күренекле татар язучысы Шәриф Камал хикәяләре Казанның MOÑ театр мәйданчыгында яңа яңгыраш алды. Биредә язучының әсәре исеме белән «Матур туганда» дип аталган искә алу кичәсе узды.
«Соңгы 10 елда Шәриф Камал исеменә игътибарның артуын күрәбез. Бу озак реконструкциядән соң ул яшәгән йортта музейның яңадан ачылуы белән дә бәйледер. Узган ел Шәриф Камал турында кызыклы мәгълүмат тупланган бай эчтәлекле китап чыкты. Язучының әсәрләреннән академик басма да әкренләп әзерләнә башлар дигән зур планнарыбыз бар», - диде Татар китабы йорты мөдире, галим Айдар Шәйхин.
«Язучының төп мирасы – аның әсәрләре. Бүген без Шәриф Камалның хатларына, көндәлекләренә түгел, әсәрләренә сүз бирербез. Аның казанышы искиткеч тәмле телендә. Шәриф Камалның иҗаты әлбәттә әзерлекне таләп итә, зәвыкның, эчке тәрбиянең булуын таләп итә», - дип кисәтеп куйды ул тамашачыны.
Тамашачыны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле буларак галим Айрат Фәйзрахманов та сәламләде.
Язучы әсәрләрен Тинчурин театры артистлары Ирек Хафизов, Зөлфия Вәлиева, «Әкият» курчак театры артистлары Ришат Гыйздатуллин, Марс Гайфуллин, Альбина Шаһалиева, Нияз Садыйков укыды. Курчак театры артистларының курчаклар белән укуы, арттагы экранда язучы прозасына рәссам тасвирламасы үзенчәлекле иде. Тамашачы театральләштерелгән әдәби тамашаны бер тында карады.
«Биредә язучының француз новеллалары рухында язылган хикәяләре яңгырады. Бу Шәриф Камалның октябрь инкыйлабына кадәр язылган иҗаты. Октябрь инкыйлабыннан соң «Матур туганда» кебек революцион әсәрләре, социалистик реализм рухында язылган прозасы китә. Алда язылган кыска-кыска новеллалары аның иҗатының иң кыйммәтле әсәрләре», – дип шәрехләде кичәне «Татар-информ» хәбәрчесенә 1998-2002 елларда Шәриф Камал музеен җитәкләгән шагыйрь Рәмис Аймәт.
- Кичәнең режиссеры — Резеда Гарипова, сценарий — Луиза Янсуар, Резеда Гарипова, Айдар Шәйхин.
- Кичә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә һәм Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Милли музее, «Әкият» татар дәүләт курчак театры катнашында үткәрелде.
- Тамашачыга Шәриф Камалның хикәяләре басылган «Мәйдан» журналының февраль саны да тәкъдим ителде.
- Быел Шәриф Камалның тууына 140 ел була. «Матур туганда» дип аталган әдәби-музыкаль тамаша шушы датаны искә алуга да бәйле иде.