Фәрит Мөхәммәтшин Апас районында теплица хуҗалыгы эшенә бәя бирде
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Апаста Зәйнуллина Л. Ф. шәхси эшмәкәрлеге теплица хуҗалыгында булды. Хуҗалык яшелчәләр һәм ябык туфракта берьеллык чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә.
Авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 6,5 гектар тәшкил итә, шуларның 3,2 гектары – ябык туфрак мәйданы.
«Беренче теплицаны 15 ел элек төзедек. 13 сутый җирдә кыяр үстерә башладык. Бер елдан эшне киңәйтә башладык – 1 гектар мәйданда теплица төзедек. Хәзер безнең Апаста 2,5 гектарлы теплица бар», – дип сөйләде теплица хуҗалыгы җитәкчесе Лилия Зәйнуллина.
Дүрт ел элек эшмәкәр 3 миллион сум грант акчасына Богородское авылында тагын бер теплица сатып ала. «Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан ел саен яшелчә сату буенча субсидияләр алабыз. Республикада эшмәкәрләргә ярдәм итәләр», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева
Казанда хуҗалык кыяр, помидор һәм чәчәкләр сата, дип ассызыклады Зәйнуллина. Чәчәкләр Төмән, Ульяновск, Димитровград, Ижевскка, Чувашия шәһәрләренә тапшырыла.
«Халык өчен яшелчә үсентеләре үстерәбез. Бу кыяр, помидор, кәбестә, борыч, баклажан», – дип өстәде ул.
Теплица хуҗалыгы узган ел 900,7 тонна продукция, шул исәптән 330 тонна кыяр һәм 571 тонна помидор җитештергән. Бер квадрат метрдан уңыш 27,4 килограмм кыяр һәм 17,8 килограмм помидор тәшкил иткән.
4,1 миллионнан артык тюльпан, 2 миллионнан артык берьеллык чәчәк, 100 мең яшелчә үсентесе үстереп сатылган.
Гомуми акчалата керем 211 миллион сум тәшкил иткән. Биредә уртача айлык хезмәт хакы 60,4 мең сум булган 71 хезмәткәр эшли.