Вертолет һәлакәтендә үлгән Иран Президенты Рәисине Казанда искә алдылар
Казанда Иран консуллыгы урнашкан бина янында бу илнең студентлары, шулай ук Татарстанның рәсми затлары вертолет һәлакәтендә һәлак булган Иран Президенты Ибраһим Рәисине һәм бу илнең биш рәсми кешесен искә алдылар.
Һәлак булганнарның фотолары куелган мемориалга чәчәкләр салдылар, һәлакәт корбаннары истәлегенә шәмнәр кабызылды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Оксана Романова яза.
«Шәхсән үземнән һәм безнең дәүләт һәм Иран хөкүмәте исеменнән бирегә килгән һәм шәм куйган, кайгы уртаклашкан, бу авыр мизгелдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә. Бу, әлбәттә, зур югалту. Без актив эшләүчеләрне, Россия белән Иран мөнәсәбәтләрендә хезмәттәшлек итүчеләрне югалттык», – диде Иран Республикасының Казандагы Генераль консулы Давыд Мирзахани.
Ул Рәисинең үзенең Казанга килүен, бу шәһәрнең һәм тулаем Татарстанның потенциалы белән танышуын билгеләп үтте. Моннан тыш, Мирзахани Генераль консул булгач, Иран Президенты аңа күп киңәшләр бирә һәм һәрвакыт ТР башкаласы белән мөнәсәбәтләрне үстерү яклы була.
«Иран Президенты вертолетының югалуы турында хәбәр килгәч, мин Аллаһка барысы да яхшы булсын дип дога кылдым. Барлык экипаж әгъзалары һәм бортта булганнарның үлүе, әлбәттә, бик кайгылы. Бу Иран өчен генә түгел, гомумән Россия өчен, аерым алганда Татарстан өчен зур югалту. Рәиси әфәнде Рөстәм Нургали улы Миңнехановның яхшы дусты иде, һәм, иң мөһиме, ул Россия белән Иран мөнәсәбәтләренә зур хөрмәт белән карады», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать министры Олег Коробченко.
Ул искәрткәнчә, соңгы берничә елда Иран һәм Россия бик якынайды, ә Ибраһим Рәисинең бу хезмәттәшлеккә мөнәсәбәте бик эчкерсез булды. Ул бик ачык иде, бу юнәлештә казанышларны күрсәтте.
«Сер түгел, 45 ел эчендә, каты санкцияләр астында, Иран машина төзелешендә дә, энергетикада да, химиядә дә, һәм, бу сүздән курыкмыйм, атомда да гаять зур биеклекләргә иреште. Рәиси әфәнде үзенең барлык министрларына, барлык ярдәмчеләренә, җитәкчеләренә Россиянең барлык вәкиллекләре белән ачык эшләргә йөкләмәләр бирде. Ул еллар дәвамында гөмбәз астында туплаган барлык тәҗрибәләр белән уртаклашты. Һәм хәзер, дөньяда булган барлык вакыйгаларның иң кызган вакытында, без аны югалттык... Бу Иран югалтуы гына түгел, бөтен җәмгыятьнең югалтуы», - дип искәртте Коробченко.
«Авыр туфрагы җиңел булсын. Ә без аның эшен дәвам итәчәкбез һәм көчебезне, эшебезне, илләребез арасындагы үзара бәйләнешебезне ныгытачакбыз. Һәм без җиңүгә дә ирешәчәкбез, безнең илләр күпкә көчлерәк булачак. Без аны беркайчан да онытмабыз. Сәнәгать министрлыгы, Министрлар Кабинеты һәм шәхсән Рөстәм Нургалиевич исеменнән кайгы уртаклашуны кабул итегез», - диде Премьер-министр урынбасары.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Президенты һәлак булу сәбәпле, кайгы уртаклашуын белдергән иде. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.